Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырылды
Минзәлә шәһәренең Муса Җәлил исемендәге паркында Физкультурачылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Котлау сүзләре белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров чыгыш ясады:
— Без сезнең җиңүләрегез белән бик горурланабыз. Башкаларны илһамландыра торган актив тормыш рәвеше өчен сезгә зур рәхмәт, — диде.
Рамил Шәйсуваров, шулай ук районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирина Михайлова бүләкләр тапшырдылар. Сәхнәгә беренчеләрдән булып спорт ветераннары — «Өченче буын» республика спартакиадасында катнашучылар күтәрелде — алар Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
«Татарстан Республикасында физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән «Юбилейный» спорт мәктәбенең йөзү буенча тренер-укытучысы Альфир Сафиуллин бүләкләнде. Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамотасына «Юбилейный» спорт мәктәбенең спорт-массакүләм эш буенча директор урынбасары Луиза Фәүзетдинова лаек булды. Спорт министрлыгының Рәхмәте Минзәлә районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең структур бүлекчәсе җитәкчесе һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлеге җитәкчесе Ольга Чекашовага, Эльмира Гарифуллинага, «Олимп» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Булат Кәримовка тапшырылды.
Шулай ук тренерларга, физкультура укытучыларына, спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче яшь спортчыларга район башлыгы, район башкарма комитеты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырылды.
Чара район мәдәният сарае артистлары башкаруында концерт номерлары белән үрелеп барды.
Нет комментариев