Минзәләдә һәм Әтрәкле авылында ярминкәләр 23 декабрьдә узачак
Көн темасы

Минзәләдә һәм Әтрәкле авылында ярминкәләр 23 декабрьдә узачак

Шәһәребезнең Октябрь мәйданында Яңа ел бәйрәменә багышланган ярминкә була.

(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)

Әлеге ярминкәдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, КФХлар, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшмәкәрләр, сәүдәгәрләр, урман хуҗалыгы, балык участогы үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.

Ярминкә шимбә көнне, ягъни 23 нче декабрь көнне шәһәребез үзәгендә иртәнге сәгать 8 дә башлана. 

Ярминкәдә экологик чиста продукция сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәркемнең күңеленә хуш килерлек концерт программасы да әзерлиләр. 

Сатуда киң ассортиментта төрле ит, сөт продуктлары, балык, бал, катнаш азык, бәрәңге, бөртекле ашлык, яшелчә, он һәм башка күп төрле авыл хуҗалыгы продукцияләре булачак.

Яңа ел табыны өчен каз, үрдәкләр сатып алырга онытмагыз.

Бу көнне Әтрәкле авылында да традицион ярминкә үтәчәк. Биредә нигездә килосы 450 сумнан сыер һәм ат ите сатыла. Әлеге ярминкәгә районның Ык артында яшәгән авыл кешеләре генә түгел, күрше районнардан да киләләр. Сатуда кош ите, бал, яшелчәләр дә булачак. Тел.: 2-63-44, 8-9061169120. Ярминкә 8 дә башлана. 


Нет комментариев