Минзәләдә Яңа ел киче
Көн темасы

Минзәләдә Яңа ел киче

Минзәлә туып килүче 2023 елны да каршыларга ныклы әзерләнде. Урамнарны, предприятие һәм учреҗдение алларын төрле утлар белән бизәү, кар аз булса да кайсыбер йортлар янәшәсендә әкияти сыннар да ясадылар. Гомумән, 31 декабрь көненә район үзәге сихри бер дөньяга әверелеп, кичке Минзәлә шәһәре урамнары олысын-кечесен үзенә тартып һәм чакырып торды.

Бүген 18 сәгатьтә, үзәктә, традиция буларак, төп урынында мәгърүр һәм шул ук вакытта гүзәллек нурлары, тирә-якка Яңа ел рухы таратып утырган металл чыршының меңнәрчә төскә кереп балкыган утлары янына җыелды халык. Олыларга да, кече балаларга да бердәй кадерле булган, эчкерсез, көтеп алынган бәйрәм- яңа 2023 ел якынлаша. Бәйрәмгә җыелган халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләде.
-Хөрмәтле райондашлар! Менә 2022 ел да тарихка кереп калды. Ул районыбыз өчен рекордлы, мул уңышлы ел булды. Терлекчеләребездә сынатмыйлар бүгенге көндә алар көн саен 140 тонна сөт җитештерәләр. Шәһәребездә 2022 елда ветераннар, инвалидлар, сукырлар җәмгыятен берләштергән бина, балалар музыка мәктәбе, футбол манежы ачылды, Ленин исемендәге паркның 2 нче этабы төзекләндерелде. Ә яңа аяк басачак 2023 елга планнарыбыз тагын да зур. Һәркайсыбызның уртак тырышлыгы һәм хезмәте белән без аларны да тормышка ашырырбыз. Яңа ел белән сезне, хөрмәтле райондашлар, шәһәребез кунаклары! Яңа 2023 ел һәркайсыбызга исәнлек, гаиләләрегезгә иминлек, муллык, һәр эшебездә зур уңышлар алып килсен. Бәйрәм белән!
Ирешелгән уңышларыбызны барлап, 2023 елның да халыкка бәхетле һәм игелекле тормыш алып килүен теләде. Илебез бүген җитди сынаулар алдында тора һәм Украинада үткәрелгән махсус хәрби операция-ул исә әүвәл безнең һәм киләчәк буынның тынычлыгын саклау. Бүгенге көндә, ата-бабаларыбызның рухына тугры калып, аларның эшен дәвам ите, хәрби бурычларын үтәгән барлык егетләребезгә рәхмәт әйтеп, аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Марат Кәримов махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән граҗданнарга ярдәм итү “Ярдәм янәшә”-“Помощь рядом” волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашкан Русалина Кузьмина, Анна Колесникова, Надеҗда Камашева, Марина Зайнутдинова, Рания Халиуллина, Эдуард Ягафаров, Любовь Наумовага район башлыгыгың Мактау кәгазен тапшырды.
Театральләштерелгән тамашаны әкият геройлары, куяннар, башка персонажлар әкияти күренешкә әйләндерде. Күчтәнәчләр тулы капчыгын тоткан Кыш бабай Кар кызы белән сәхнәгә күтәрелде. Халыкка иминлек, бары яхшылыклар гына теләде алар. Кыш бабай күчтәнәчләрен тамаша карарга килүче балаларга өләште. Яңа ел чыршысы җем-җем утлары белән үзәк мәйданга кабатланмас ямь өстәде. Быел салют аттырмадылар. Район мәдәният йорты талантлары, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм балалар бакчаларына йөрүчеләр әзерләгән бәйрәм тамашасы күңелле җыр-моң мохитендә, кичке Минзәлә шәһәре урамнарын яңгыратып, бик озак дәвам итте.


Нет комментариев