Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә янгыннан саклау көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәмгә 122 нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре һәм ветераннары, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре һәм ТР Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең Минзәлә муниципаль районы буенча әйдәүче консультанты чакырылган иде.

«Ялкын» яшьләр үзәгендә 30 апрельдә билгеләнеп үтүче янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. 

Янгын сүндерүчеләргә котлау сүзләре белән Минзәлә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе дәүләт янгынга каршы хезмәтенең 15 нче отрядының 122 нче янгын сүндерү часте башлыгы Александр Еремин мөрәҗәгать итте.

Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге җитәкчесе Альберт Тимерханов, хезмәттәшләрен шәхсән үзе исеменнән котлап, шулай ук бүген махсус хәрби операциядә булган Минзәлә АТП директоры Рамил Кәримов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм чарасында Альберт Тимерхановка, Ильвир Шакировка, Владимир Мерзляковка, Надежда Ботовага, Лилия Гавриловага Минзәлә районы башлыгының Мактау грамоталары, ә Гөлүс Әбүбәкеровка, Эдуард Шакировка, Иван Секуновка, Ринат Галиевка, Руслан Биктаһировка Рәхмәте тапшырылды. 

Бәйрәм район мәдәният сарае артистларының матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев