Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә ифтар мәҗлесләре уза

Рамазан аенда ураза тоту — ул ислам динендәге биш багананың берсе.

Шуңа күрә, ул биш вакыт намаз кебек, фарыз гамәл. Шөкер, районыбыз авылларында һәм шәһәребездә дә ураза тотучылар саны артканнан-арта бара. Шуның белән беррәттән, көн буена ашау-эчүдән тыелып торган кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесләре дә еш үтә. 

Районыбызның Аю, Наратлы Кичү, Хуҗамәт авылы мәчетләрендә ифтар ашлары уздырылды. Мәсәлән, Минзәлә мәчетендә 27 февраль көнне берничә гаилә берләшеп авыз ачу мәҗлесе оештырды. Ифтар мәҗлесләрендә имамнарыбыз тәрбияви вәгазъләр укый, Коръән Кәримнең сүзләре, хәдисләре белән рух-калебеңне көчәйтә торган нәсыйхәтләр әйтелә. Дин әһелләре тарафыннан тәрбияви чыгышлар, сыгылып торган табыннар — болар барысы да ураза тотучы кардәшләребез өчен оештырыла. Минзәлә мәчетендә  8 март көнне тагы берничә гаилә берләшеп ифтар мәҗлесе үткәрәчәк,дип хәбәр итә Минзәлә мәчете имам хатыйбы Рәмзил хәзрәт. 

Фотолар редакөия архивыннан .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев