Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә инглиз теле буенча зона фестивале үтте

Фестиваль районыбызда зона-конкурс сигезенче тапкыр оештырылды.

Зона фестивалендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Әлеге феставальдә республиканың 10 районыннан: Минзәлә, Актаныш, Питрәч, Биектау, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Алабуга, Чирмешән, Сарман, Балтач районыннан 600 дән артык бала катнашты. Балалар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Алар инглизчә җырладылар, моно спектакль күрсәттеләр. Балаларның чыгышларын 8 кешедән торган компетентлы жюри бәяләде. Әлеге зона фестивалендә 73 номер бәяләнде, шуларның 24ен балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр иде.

— Инглиз теле яңгырашы буенча татар теле белән аваздаш. Шуңа балаларга инглиз сүзләрен өйрәнергә җиңел. Хәзерге заманда әти-әниләр баланың инглиз телен камил булуын телиләр. Ни дисәң дә, дөньяның күп илләрендә нәкъ менә инглиз телендә сөйләшәләр, аралашалар. Инглиз телен өйрәнгән бала беркайда да югалып калмаячак. Республикада тәрҗемәчеләргә, инглиз теле укытучыларына ихтыяҗ зур,- ди район мәгариф бүлеге методисты Нәргиз Ахмедова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев