Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстан хоккее легендасы килде
Капиталь ремонттан соң тантаналы шартларда «Юность» спорт мәктәбе үз ишекләрен ачты.Тәрбияләнүчеләрне, тренерларны, персоналны шатлыклы вакыйга белән котлап, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов:
— Спорт мәктәбен ремонтлау Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарылды. Һәм бүгенге вакыйганы 2007 елда ук ачылган әлеге спорт объектының яңа башлангычы, дип атарга була, — дип билгеләп үтте.
Район башлыгы тантаналы шартларда «Юность» спорт мәктәбе директоры Хәмзә Гыйләҗетдиновка «Кречеты» хоккей командасының биш яшь төркеменең берсенә спорт формасы алуга сертификат тапшырды.
ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев 2007 елда Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бергә спорт мәктәбе төзелеше башланганда беренче ташны салу тантанасына килүен искә төшерде һәм биредә тәрбияләнүчеләргә яңа уңышлар теләде.
Тантана вакытында бүләкләр тапшырылды. Район башлыгының Мактау грамотасы белән «Лига» ҖЧҖ директоры урынбасары Денис Ломохин, «Лига» ҖЧҖ отделочнигы Русланбәк Аллаберганов, район башлыгының Рәхмәт хаты белән «1000 метров» ҖЧҖ директоры Ринат Хәйруллин, «Лига» ҖЧҖ штукатур — буяучысы Нина Усова, «Лига» ҖЧҖ электрик-газ белән эретеп ябыштыручы Валерий Котлов, «Юность» спорт мәктәбе инженеры Илнур Закиров билгеләп үтелделәр.
Шулай ук «Лига» ҖЧҖ директоры Николай Степановка, «Юность» спорт мәктәбе директоры урынбасары Светлана Зиннуровага, «Ялкын» яшьләр үзәге методисты Әлфинур Сизовага Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турында таныклык тапшырылды.
«Юность» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр исеменнән «Кречеты» хоккей командасы уенчысы Сәид Шәйхразиев республика, район җитәкчелеге, төзүчеләр адресына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Чараның мактаулы кунагы бердәнбер биш тапкыр Гагарин Кубогын яулаган легендар хоккейчы, «Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капитаны, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов булды. Ул спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасындагы беренче уенга старт бирде — бозга шайбаны ыргытты. Хоккей сөючеләр танылган спортчы белән фотога төшәргә һәм аннан автограф алырга уникаль мөмкинлек алды.
Боз сараеннан соң, район җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутатлары якын арада ачылачак күпфункцияле спорт үзәгендә дә булдылар — безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев