Минзәләдә Мәдәни мирас йортында Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм табыны әзерләнде
Мәҗлестә чын мәгънәсендә өйдәгечә җылы атмосфера хөкем сөрде
Минзәлә шәһәренең Мәдәни мирас йортында инвалидлар җәмгыяте (җитәкчесе Вера Сидорова) оештырган Корбан бәйрәме узды.
Бәйрәмнең төп йоласы буенча, кунакларны корбан итеп чалынган сарык итеннән әзерләнгән шурпа белән сыйладылар. Итне җәмгыять әгъзалары Минзәлә мәчетеннән алып кайттылар. Мул итеп әзерләнгән табында шулай ук традицион татар ризыклары һәм тәм-томнары тәкъдим ителде.
Дамира апа Фәтхуллинаның Коръәннән аятьләр, Ясин сурәсен укуы мәҗлестә катнашучылар өчен рухи тынычлану, чистарыну һәм бердәмлек атмосферасын тудырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев