Минзәләдә ничә куян яши?
Бездә куянның ике төрен очратырга була.
Ак куян урманда агач арасында көн күрә. Бу куян кызыл китапка кертелгән. Шуңа да аны аулау тыела. 2022 ел мәгълүматлары буенча Минзәлә урманнарында 477 баш ак куян исәпләнә. Бу хакта Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Мингазов хәбәр итте. Икенче төрен соры куян дип атыйлар. Аларның саны 385 баш. Узган ел безнең район җирлегендә бу куяннарның саны аз булу сәбәпле аларны да аулау тыелды. Гомумән алганда Минзәлә урманнарында 862 баш озын колак яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев