Фестивальне Казан дәүләт яшь тамашачылар театры М.Горький әсәре буенча куелган «Чыпчык» бэби-спектакле белән йомгаклады.
Өч көн эчендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Ижау шәһәрләреннән, шулай ук Татарстанның Минзәлә, Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән сигез театр коллективы катнашты. Һәр коллектив балаларга спектакль күрсәтүдән тыш, экспертлар белән фикер алышып, киңәшләр дә алды.

Ябылу тантанасында Минзәлә театры директоры Фаяз Хизбуллин экспертларга, театр коллективларына һәм кечкенә тамашачыларга рәхмәтен белдереп, фестивальнең дәвамлы булуын теләде.
Нет комментариев