Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә Россия көненә багышланган бәйрәмдә волонтерларны бүләкләделәр

Чара шәһәр үзәгендә оештырылды

Минзәлә шәһәренең Муса Җәлил исемендәге паркында ачык һавада Россия көненә багышланган концерт булды.

— Шәһәребезнең төп байлыгы — көн саен россияле булуның киләчәк өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу икәнен исбатлаучы кешеләр, — дип билгеләп үтте бәйрәмгә килүчеләрне котлап, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров.

Аннары Рамил Шәйсуваров махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүче волонтерларга бүләкләр тапшырды. «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале һәм Рәхмәт хаты белән Ирина Митюшкина, Людмила Куринная, Русалина Кузьмина бүләкләнделәр.

Шулай ук «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале белән Наталья Железкова һәм Екатерина Гурьянова билгеләп үтелделәр.

Бүләкләүдән соң чара концерт номерлары белән дәвам итте. Бәйрәмгә багышланган җырларны район мәдәният сарае артистлары, Солдатенковларның «Гармония» гаилә вокаль ансамбле, Яңа Маҗын авылы мәдәният йорты каршындагы вокаль ансамбль, Елена Шакурова һәм «Нотка» балалар ансамбле башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев