Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә «Татарча диктант» яздылар

Халыкара акция быел 11 нче тапкыр үткәрелде

Минзәлә мәдәни мирас йортында «Татарча диктант» язу мәйданчыгы оештырылды.

Быел чара Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.

Татарстанда Халыклар ассамблеясенең Минзәлә районында вәкиллеге җитәкчесе, мәдәни мирас йорты мөдире Гөлназ Сизова Тукайның «Бәхет» әсәрен укып яздырды.

Диктант язучыларга Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Р. Хәсәнов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чарада райондагы татар, мари милли-мәдәни берләшмәләре, район мәдәният сарае вәкилләре, авыллардан килгән мәдәният хезмәткәрләре, район ветераннар советы, сукырлар, инвалидлар җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев