Минзәләдә уртача уңыш — гектарга 42,6 центнер тәшкил итә
Көн темасы

Минзәләдә уртача уңыш — гектарга 42,6 центнер тәшкил итә

Кичә район басуларында 30 комбайн хезмәт куйды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 3288 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән борчак — 120,көзге бодай 3168 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 14151тонна ашлык суктырып алынды. Әлегә борчакның һәр гектары — 28,2, көзге бодай 43,6центнер уңыш бирә. Иң югары уңыш — «Туган як» агрофирмасы җирләрендә, биредә гектар куәте — 45 центнер. 

Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 42,6 центнер тәшкил итә.

Кичә районыбызның «Ильнур» КФХсы игенчеләре 37 гектарда көзге бодай, «Калморза» хуҗалыгы комбайнчылары 120 гектарда борчак суктырып алдылар.

 


Нет комментариев