Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә үз шәҗәрәләрен белүчеләр арта бара

Бүген район мәдәният йортында «Без тарихта эзлебез» дигән шәҗәрә бәйрәме булып узды.

Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»

Әлеге чарада Татар Мөшегесе авылыннан Камаловлар гаиләсе, Түбән Юшады авылыннан Арзамасовлар гаиләләре катнаштылар. Алар үз чыгышларында 7 нәселеңне белү,буыннар арасындагы бәйләнешне, туганнар белән аралашу һәм татар, крәшен халкының милли йолаларын күрсәттеләр. Алар үз халыкларының төрле ризыкларын пешереп алып килгәннәр.

Күргәзмәне тамашага килгән һәркем сокланып карады. Аларның чыгышын Казаннан килгән дәрәҗәле жюри бәяләде. Ике гаилә дә уңышлы чыгыш ясадылар һәм икесенә дә Диплом, сертификат тапшырылды. Ә зона турына Камаловлар гаиләсе барачак, алар район данын яклаячак. 

Конкурсантларның чыгышын «Минзәлә-информ» видеога төшерде. Аны "Ютуб"та да, безнең башка каналларда да карарга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев