Люзия Фаррахова татар телен балалар күңеленә уен белән сеңдерә
Җәмгыять

Люзия Фаррахова татар телен балалар күңеленә уен белән сеңдерә

Татарстанның электрон Мактау тактасына кертелгән 100 райондашыбызның берсе – 8нче санлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Люзия Фаррахова.

Ул 1991 елдан бирле нәниләргә татар телен өйрәтә. Быел 1 сентябрьдә аның әлеге бакчада эшләвенә 35 ел тулды.

Люзия Фаррахова Актаныш районының 50 хуҗалыклы кечкенә генә Илтимер авылында туа. Авылда балалар бакчасы да, мәктәп тә булмый. Шуңа күрә башлангыч белемне Түке авылында ала, аннан Зөбәер мәктәбендә 8нче сыйныфны тәмамлый. Авыллары су басу зонасына эләккәч, гаилә Түбән Камага күченеп китә. Бәхеткә, алар яшәгән фатир янында 5нче санлы татар мәктәбе була. Люзия шунда 9нчы һәм 10нчы сыйныфларда белем ала.

Зөбәер мәктәбендә укыганда ук Люзиядә укытучы һөнәренә кызыксыну уяна. Укучылар алдына басып, тактага матур, төз хәрефләр белән язып, дәрес аңлату хыялы аны Алабуга педагогика институтына алып килә. Ул татар һәм рус филологиясе факультетына укырга керә.

Тәрбияче үзе үрнәк булырга тиеш, ди Люзия Фаррахова

– Институтта яхшы укыган студентларны авылларга эшкә җибәрү бар иде. Мине дә, яхшы укучы буларак, 4нче курста Дәвек авылына, 5нче курста Иске Маҗын авылындагы мәктәпкә укытырга җибәрделәр. Дәвек авылында эшләгәндә булачак тормыш иптәшем белән таныштым. Институтны тәмамлагач, гаилә корып, шунда яши башладык, – дип искә ала Люзия Абелмаксановна Минзәлә районына ни рәвешле кайтуын.

Күпмедер вакыт Түбән Камада да яшәп алалар. Әмма язмыш аларны Минзәләгә алып кайта.

– Кайтып, инде 3нче мәктәпкә укытучы булып урнашып беттем дигәндә, 8нче санлы балалар бакчасына татар теле тәрбиячесе кирәклеген әйттеләр. Мин ике дә уйламыйча, теләп ризалаштым. Һәм моңа беркайчан да үкенмәдем. Эшемне яратып, күңел биреп башкарам. Рус балаларына татар теле, ә татар балаларына ана телен өйрәтәм, – ди тәрбияче.

Бакча балалары белән төрле бәйрәмнәр уздыралар

Телне сөйләшеп өйрәнәләр

Люзия Фаррахова эшли башлаган елларда татар телен, ана телен укыту программасы катлаулырак була. Аның фикеренчә, 2015 елда кертелгән яңа программа балалар өчен күпкә җайлырак һәм нәтиҗәлерәк. Чөнки хәзер нәниләр татар телен коры сүзләр ятлап кына түгел, ә диалоглар, уеннар аша өйрәнәләр.

– Һәр төркемдә татар телен өйрәнүче балалар өчен сөйләм минимумы, ягъни алар белергә тиешле сүзләр күләме бар. Әйтик, уртанчылар төркемендә рус балалары 62 сүз белергә тиеш. Алар гаилә, уенчыклар, азык-төлек, саннар кебек көндәлек тормышта еш очрый торган темаларга карый. Зурлар төркемендә бер-беребезгә сораулар бирәбез, диалоглар төзибез, сюжетлы уеннар уйныйбыз. Бу төркемдә тагын 45 сүз өстәлә. Мәктәпкәчә төркемдә исә тагын 60 яңа сүз өйрәнәбез. Шул рәвешле, балалар бакчасын тәмамлаганда бала 167 сүз белә. Ләкин без моның белән генә чикләнмибез, өстәмә сүзләр дә өйрәнәбез. Укыту-методик комплектлар бар, шуларга нигезләнеп эшлибез, – ди Люзия Абелмаксановна.

Бакча төркемнәрендә татар телен яхшы белүче, гаиләдә татарча сөйләшүче балалар да бар. Алар татар телен ана теле буларак башка программа нигезендә үзләштерә.

Шөгыльләрдән тыш, балалар бакчада үткәрелгән бәйрәмнәрдә, конкурсларда чыгыш ясар өчен татарча җырлар, шигырьләр өйрәнәләр. Балаларны бәйгеләргә әзерләгәндә әти-әниләр дә зур ярдәм күрсәтә. Люзия Фаррахова әзерләгән балалар район күләмендә генә түгел, республика һәм регионара конкурсларда да катнашып, призлы урыннар яулый.

Бакчада Сабантуй бәйрәме узды

Сценарийларны үзем язам

Тәрбияче аеруча балалар белән театр куярга ярата. Ул әзер сценарийларга таянмый, аларны үзе яза.

–Конкурсларда катнашканда, театр куйганда кайдандыр алынган сценарий буенча түгел, ә үзем язган сценарий буенча эшлим. Өйдән бакчага барганда да, бакчадан өйгә кайтканда да баш тик тормый. Сценарий уйлап йөрим, шигырьләрне дә үзем язам. Республика күләмендә узган театр конкурсында берничә ел рәттән призлы урыннар алып килдек. Узган ел гына катнашучы дипломы белән билгеләп үтелдек. «Мин татарча өйрәнәм» регионара конкурсында бер балабыз Гран-при алды. Шигырь сөйләү бәйгеләрендә дә беренче урыннар күп булды.

Конкурслар күп. Һәрберсендә катнашып, балаларның сәләтләрен ачасы, урыннар алып, аларның әти-әниләрен сөендерәсе килә. Үзеңә дә рәхәт булып китә, – ди ул.

Люзия Абелмаксановна бүгенге балаларның кызыксынучанлыгы кимүен дә сизә.

– Телефон, интернет заманасы бит. Кайбер мәгълүматлар алар өчен кызык та түгел кебек. Безнең максат – балаларда кызыксынучанлыкны арттыру. Тату итеп уйный белмәү, бер-береңә юл куя белмәү дә бар. Уенчыклары да элеккеге матур курчаклар түгел, – ди тәрбияче.

Люзия Фаррахова тәрбияләнүчесе белән

Тәрбияче үзе үрнәк булырга тиеш

Балалар бакчасында татар теле тәрбиячесенең үз кабинеты бар. Тәрбияләнүчеләр татар теле буенча шөгыльләргә шунда керә. Люзия Фаррахова өчен кабинетның җиһазланышы да, анда тудырылган тел мохите дә аеруча мөһим.

– Тәрбияче үзе үрнәк булырга тиеш. Сөйләме белән дә, тел байлыгы белән дә. Үз эшемдә татар халык авыз иҗатын киң файдаланам – шөгыльләрдә генә түгел, төрле чараларда да. Тәрбияченең хәтта киеме дә матур булырга тиеш. Балалар һәр нәрсәгә игътибарлы бит алар. Сөйләм мохите дә бай булсын дип тырышам. Татар теленә өйрәтү өчен күргәзмә материаллар, әсбаплар күп кирәк. Шуңа күрә татар теле кабинетын бар яктан да җиһазландырырга тырышам, – ди ул.

2014 елда балалар бакчасы татар телен өйрәнү буенча 1 миллион сум күләмендә грант ота. Әлеге акчага һәр төркем  өчен диапроекторлар, экран, компьютер, принтер һәм башка шундый кирәк-яраклар сатып алалар. Уеннар, китаплар да үзәкләштерелгән рәвештә кайтып тора. Булмаганнарын үзе ясый яки сатып ала тәрбияче.

Татар теле тәрбиячеләренең районда үз методик берләшмәсе дә бар. Люзия Фаррахова күп еллар дәвамында аның җитәкчесе булып торган. Татар теле тәрбиячеләре үзара тәҗрибә уртаклашып, киңәшләшеп, бердәм булып эшлиләр.

Эшемне бәяләүләре күңелле

Электрон Мактау тактасына кертелү Люзия Фаррахова өчен көтелмәгән һәм шул ук вакытта күңелле вакыйга була.

– Беренчеләрдән булып Мактау тактасындагы 100 кеше исемлегенә керү, әлбәттә, горурлык. Башкаларга да андый мактаулы исемнәр алырга язсын. Эшемне шулай бәяләгәннәре өчен балалар бакчасы мөдире Яна Владимировнага рәхмәт. Эшеңне бәяләүләре күңелле инде, – ди ул.

Люзиянең әти-әнисе инде гүр ияләре. Бүген ул ире Вагыйз белән Дәвек авылында өлкән яшьтәге әниләрен карыйлар. Эш көннәрендә Минзәләдә булса, ял көннәрен һәм отпускын авылда уздыра.

Гаиләдә ике кыз үстергәннәр. Бүген инде оныклары да бакчага йөри, берсе мәктәпкә киткән. Балалары да, оныклары да татарча чиста сөйләшә. Оныгы Рәхим Шакирҗанов та татарча шигырьләр сөйләп, төрле конкурсларда, Сабантуйларда катнаша, призлы урыннар яулый.

Буш вакытында Люзия Фаррахова чәчәкләр, җиләк-җимеш үстерергә, алар белән төрле тәҗрибәләр үткәрергә ярата. Кышка тәмле кайнатмалар әзерли, милли ризыклар пешерә. Урманга гөмбәгә, җиләккә йөриләр. Туган ягы Актанышны да онытмыйлар.

Мин татарча өйрәнәм конкурсы җиңүчесе белән

«Минзәлә»не бөтен гаилә укый

Люзия Фаррахова – «Минзәлә» район газетасының даими укучысы. 8нче санлы балалар бакчасы коллективы редакция бинасында урнашкан «Кырык тартма» аша газетага языла. Һәр җомгада бакча мөдире Яна Подгорная газетаны килеп алып, язылучы хезмәткәрләргә тарата.

– «Минзәлә» газетасын башта үзем иркенләп укып чыгам. Аннары аны Дәвеккә алып кайтып китәм. Анда тормыш иптәшем, әниебез  һәм оныкларыбыз бергәләп укый, – ди Люзия Фаррахова.

35 ел дәвамында Люзия Фаррахова балаларга татар телен өйрәтеп, аларның күңеленә туган телгә мәхәббәт орлыклары сала. Һәр өйрәнелгән яңа сүз, ятланган шигырь, сәхнәдәге чыгыш – баланың татар телен яратуына ясалган бер адым. Үзе дә туган телгә тугры булып, хезмәтен яратып башкарган Люзия Фаррахова  балалар белән эшләүнең иң зур нәтиҗәсен аларның татарча сөйләшүендә, милли бәйрәмнәрдә һәм конкурсларда актив катнашуларында күрә.


Нет комментариев