Дөресрәге, биредә күп еллар уңышлы эшләп килүче китапханә урнашкан бүлмә «Гаилә» илкүләм проекты нигезендә ремонтланды һәм җиһазландырылды.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)
Биредә цифрлы технологияләр тирәнтен кулланыла. Андагы яңалыкларны күрү һәм тою өчен үзең барып күрү кирәк.
Тантаны матурлап һәм истә калырлык итеп үткәрә белә Минзәлә районының мәдәният бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханә системасы коллективлары.
Кунакларны көткәндә иртәрәк килүчеләр рәхәтләнеп самоварда кайнаган чәй һәм мичтә пешкән коймак белән сыйландылар. Шикәре дә, балы да, пәрәмәче дә бар иде.

Дамир Фәхретдинов кулы астындагы гармунчылар ансамбле көйләр уйнап кына калмады, теләүчеләрне биетте дә. Анда уйнаучы шәхесләрне күрү үзе бер бәхет.
Редакция журналисты иң элек китапханәдә эскурсия үткәрде. Анда китапханә хезмәткәрләре генә түгел, аларның балалары да кунаклар алдында төрле юнәлешләрдә презентация ясарга әзерләнәләр иде. Әйткәнемчә, хәзер китапханәдә китап, газета укырга гына түгел, цифрлы технологияләргә нигезләнгән уенннар белән мәш килер килергә дә була. Авылның кызыксынучан кешеләре генә булсын.
Кунаклар белән аралашырга, үзе әйтмешли, Байларның Пушкины булган Фәрит ага Миргалимовны да чакырнаннар иде. Шигырь уку, язу бигрәк тә, искелек калдыгы түгел. Аның шигыренә кунаклар дәррәү кул чаптылар.
Яңарган китапханәгә яңа сулыш өрүнең шаһитлары булырга һәм эчке төзелеше белән танышырга Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасыры Нэля Бикеева, Татарстан милли китапханәсе директорының фәнни эшләр урынбасары, фәнни- методик бүлек җитәкчесе Люция Нәҗметдинова, Тукай бүләге иясе Лилия Гыйбадуллина, модель китапханәнең хуҗабикәсе Маргарита Гәрәеваның коллегалары, авылдашлары килгән иде.
Нет комментариев