Мобиль поликлиника Минзәлә районының Бикбау авылында эшли
Көн темасы

Мобиль поликлиника Минзәлә районының Бикбау авылында эшли

Киләсе атнада мобиль комплекс Тауасты Байлар авылы халкын кабул итәчәк.

Бу атнада Чаллы шәһәренең 5нче шәһәр хастаханәсе мобиль поликлиникасы Минзәлә районының Бикбау авылында эшли.

Узган атнада Чаллы табиблары Татар Мөшегесе авылы халкын кабул итте. Алар 179 пациентны карады, 485 консультация үткәрде, 230 лаборатор һәм инструменталь тикшеренү ясады. 103 пациент өстәмә тикшеренүләргә җибәрелде.

Ел башыннан «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында мобиль поликлиникада:

  • ▫ 6090 пациент каралган;
  • ▫ 16 970 консультация үткәрелгән;
  • ▫ 10 395 лаборатор һәм инструменталь тикшеренү ясалган.

Нет комментариев