Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләнең «Чишмә» балалар бакчасына Улан-Удэ шәһәреннән кунаклар килде

Билгеле булганча, 15-17 апрель көннәрендә Казанда дөньякүләм «Туган тел» җыены уза.

Әлеге җыенда 28 Россия төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән 800дән артык укытучы, мәгариф хезмәткәре катнаша. Шушы җыенда катнашучы Бурятия Республикасы Улан-Удэ шәһәренең 64 нче санлы «Кыңгырау» балалар бакчасы делегациясе бүген Минзәләгә килде. 


Минзәләгә килүләренең төп сәбәбе — «Чишмә» балалар бакчасы белән хезмәттәшлекләре. Улан-Удэ шәһәренең әлеге бакчасында тәрбияләнүчеләр рус, бурят телләрен генә өйрәнеп калмыйча, татар телен, аның мәдәният, гореф-гадәтләрен дә өйрәнә башлаганнар. «Чишмә» балалар бакчасына алып килгән видеоязмаларыннан күренгәнчә, инде балалар белән бергәләп «Каз өмәсе» дә уздырганнар. 


«Чишмә» балалар бакчасы белән хезмәттәшлекләре әле күптән түгел генә башланса да, ике коллектив арасында дустанә һәм җылы мөнәсәбәт инде урнашкан. Бүгенге семинар-киңәшмәгә Улан-Удэ «Кыңгырау» балалар бакчасы мөдире Ольга Мироненко, өлкән тәрбияче Евгения Шарапова һәм музыкаль җитәкчеләре Ольга Юдина килгәннәр иде. 


Киң күңелле һәм кунакчыл чишмәлеләр ерак араларны якын итеп килгән кунакларны чәкчәк һәм ак калач белән, баянда «Әссәләмәгаләйкүм» җырып башкарып, «Чәк-чәк» биюен башкарып бик җылы каршы алдылар. 
«Чишмә» балалар бакчасы төрле грантларда катнашып, үз бакчаларының материал-техник базасын шактый баета. Шундый заманча техникаларның берсе — «АЛМА патриот» программасы көйләнгән күпфункцияле өстәл. Тәрбияче Лилиана Горбунова уздырган ачык дәрестә бакча балалары кунакларга әлеге өстәлдән ни рәвешле оста файдалануларын күрсәттеләр. Шулай ук әлеге бакчада татар балалары белән бер төркемгә рус милләтеннән булган балалар да йөри.

Тәрбияче Фәридә Егорова күрсәткән ачык дәрестә исә рус телендә сөйләшүче балалар белән «Театрга бару» күренешен күрсәтте. 
Бакчада тәрбияләнүче Рузилә Гыйләҗева Түбән Камада узган «Нәүрүз» конкурсында Гран-при иясе булды. Бурятия кунакларына Гыйләҗевлар гаиләсе тәбикмәк пешерү күренешен тәкъдим итте. Бакча коллективы Габдулла Тукай иҗатына да тукталды: «Кызыклы шәкерт» шигырен, «Су анасы» әсәрен сәхнәләштерделәр, шагыйрь әсәрләре буенча балалар һәм әти-әниләре белән берлектә ясаган рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. 


«Чишмә» балалар бакчасындагы семинар-киңәшмә ике коллективның бүләкләр алмашуы белән төгәлләнде. Бурятия кунаклары шундый зур тәҗрибә белән теләп уртаклашканнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, Энҗе Хакимова җитәкчелегендә «Чишмә» коллективын үзләренә чакырдылар. 


Улан-Удэ делегациясенең Минзәлгә сәяхәте бакча белән генә чикләнмәде. Соңыннан алар М.Җәлилнең мемориаль музеенда, туган якны өйрәнү музеенда, шахмат клубында булдылар. Тарихи Екатерина күперенә барып, Минзәлә табигате белән хозурландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев