Хәзерге вакытта проект әзерлек стадиясендә
Илшат Вагыйзов. "Минзәлә-информ"
Минзәләнең кече шәһәрләрне төзекләндерү буенча Бөтенроссия конкурсында катнашуы мәсьәләләре буенча видеоконференция форматында утырыш булды. Исегезгә төшерәбез, быел әлеге конкурста Минзәлә тарихи Карл Маркс урамының 39 нчы йорттан алып Ленин урамына кадәрге өлешен төзекләндерү проекты белән катнаша.
Видеоконференциядә Минзәлә районы җитәкчелеге, шулай ук Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү фонды һәм проектын эшләүче «Miriada Group» архитектура бюросы вәкилләре катнашты.
Владимир Петров, Минзәлә районының баш архитекторы:
- Әлегә проект эшләнү стадиясендә. Алданрак, шул исәптән гражданнар катнашындагы фикер алышуларда да әйтелгәнчә, проект концепциясе шәһәребезнең бай тарихын чагылдыра. К.Маркс урамында да, бөтен шәһәрдә дә күп кенә мәдәни мирас объектлары урнашкан. Шәһәрнең зур потенциалга ия булуын исәпкә алып, конкурста җиңү һәм проектны гамәлгә ашыру туристлык юнәлешен үстерүгә тагын да зуррак импульс бирер дип көтәбез. Шунысы да мөһим, безнең Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында катнашу тәҗрибәбез бар. Бу конкурста җиңү нәтиҗәсендә төзекләндерелгән Минзәлә елгасы яр буе һәм Ленин исемендәге парк, нинди яшьтә булуына карамастан, шәһәр халкы өчен дә, безгә килгән кунаклар өчен дә яраткан ял итү урыннарына әйләнде.
Фотода Минзәлә шәһәре, Карл Маркс урамы, 03.04.2023 ел.
Нет комментариев