Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә гимназиясе укучылары Шәрип Шәймиев музей-йортында кунакта булдылар

Әлеге экскурсияне оештыруга ярдәмне Минзәлә районы мөхтәсибәте күрсәтте

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә гимназиясе укучылары Актаныш районының Әнәк авылында урнашкан, Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның әтисе Шәрип Шәймиев музей-йортында кунакта булдылар.  

Гөлназ Хәлиуллина, Минзәлә гимназиясе директоры:

- Әлеге бик тә файдалы, мавыктыргыч һәм эчтәлекле экскурсиягә без 45 баланы – 56 сыйныф укучыларын алып бардык. Балалар зур кызыксыну белән Шәрип ага Шәймиев һәм алар нәселенең тарихы, биредә Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның сакланучы шәхси әйберләре белән таныштылар. Әнәк авылындагы “Бабайда кунакта” (исегезгә төшерәбез, әлеге паркны ясауда нәкъ менә Минзәлә төзүчеләре көч куйдылар - редакция) паркында булу, музейның ишегалдында урнашкан татар халкының милли, этнографик традицияләрен чагылдырган экспонатларны карап чыгу да балаларда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.

Гөлназ ханым хәбәр итүенчә, әлеге экскурсияне оештыруга, музейга барыр өчен автобус табуга ярдәмне Минзәлә район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков күрсәтте.

Ә иртәгә Шәрип Шәймиев музей-йортына экскурсиягә гимназия укытучылары барырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев