Минзәлә кибетләрендә азык-төлек запасы җитәрлек
Көн темасы

Минзәлә кибетләрендә азык-төлек запасы җитәрлек

Газета хәбәрчесе Дилфас Галиев федераль сәүдә челтәренең бер кибетендә булып кайтты

Анда ул кибет директоры Алина Гилязова белән аралашты. Аның сүзләренә караганда сәүдә челтәрендә азык-төлек запасы җитәрлек, сатып алучылар ихтыяҗыннан чыгып, даими тулыландырыла. Сәүдә челтәренә ике көн саен ярмалар, сыек  майлар, макароннар, шикәр комы, тавык, сыер, дуңгыз  итләре даими китерелә. Ә сөт продукцияләрен көн саен китереп торалар. Сәүдә челтәрендә халыкка нәрсә кирәк шул бар. Халык ихтыяҗы канәгатьләндерелә. Халык юкка хафалана. Республикабызда ит, сөт, сыек майлар запасы җитәрлек. Ә шикәр комы узган елларга караганда өч мәртәбәгә артык җитештерелгән. Бәрәңге, чөгендер, кишере һәм башка яшелчәсе дә артыгы белән бар. Үзебезне үзебез куркытып, соңгы акчаларыбызны бозыла торган товар алып ажиотаж тудырабыз булып чыга.


Нет комментариев