Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре һәр гектардан уртача уңыш алу һәм тулаем җыем буенча да бишенче урында баралар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 33558 гектарда игеннәр суктырылган.

Барлыгы 148821 тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Тулаем ашлык җитештерү буенча районыбыз игенчеләре Буа-174 мең т., Тәтеш—168,7 мең т., Зәй-150,4 мең т., Актаныш-149,5 мең тонна калыша.  Район буенча бер гектардан уртача уңыш 44,3 центнер тәшкил итә. Һәр гектардан бөртеклеләрдән уртача уңыш алу буенча “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре сынатмый, аларда бу күрсәткеч 54,6 центнер. Район буенча иң күп тулай җыем да шушы хуҗалыкта-34872 тонна. Районыбыз хуҗалыкларында рапсны теземнәргә салып суктыра башладылар, бу эшкә иң беренчеләрдән булып “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре керештеләр. Бу хуҗалык 70 гектар рапс сугып алды һәм гектар күәте 22 центнердан артык. Калган хуҗалыкларда да шушы көннәрдә рапсны  суктыра башлау зарури. Шулай ук “Калморза” хуҗалыгы 418 гектар җитенне суктырыну төгәлләде, һәр гектардан уртача 18,9 центнер уңыш чыкты. Кичә районыбыз кырларында 89 комбайн эшләде. Барлыгы 5960 тонна салам төргәкләргә төрелгән һәм аларны ферма яннарына ташу дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев