Минзәлә районында комбайнчыларга премияләр тапшырылды
Комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны эшкә дәртләндерү, рухландыру максатында һәм аларга тагын да югарырак уңышларга ирешүдә дәрт өстәү өчен Минзәлә районында төрле кызыксындыру чаралары кулланыла. Районда хезмәт кешесен данлый беләләр.
Башта Айдар Салахов кыр батырларын районда һәм республикада барган урак барышы белән таныштырды. Бүген район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, аның урынбасары Илгиз Ханов “Акрос”, “Тукано”, “Лексион-670” комбайннарында 1000 , 1300,1500 тонна ашлык суктырган комбайнчыларыбызны бүләкделәр. Районыбызда чит ил һәм зур егәрлекле кыр корабларын иярләүчеләр төркемендә бер мең тоннаны узып китүчеләр 16 берәмлек.
Алар арасында лидерлык позициясен тотучылар“Калморза” хуҗалыгы механизаторлары : Иван Буреев, Миңнур Батыршин, Зиннур Гыйлфанов, Айгиз Мөбәрәкшин, Айдар Насыйров, аталы уллы Илгизәр һәм Индус Ярмиевләр, “Мензелинские зори” агрофирмасыннан: Рафис Аглиуллин, Илһам Гыйниатуллин, Инзил Вәлиев, Владимир Стрекалов, Александр Погорелов, Владислав Гарнышев, Зөфәр Фаттахов, Марсель Миннемухаметов район башлыгының беренче премиясен алдылар. Районыбызда 2018 елгы урак батырларын бүләкләү тантанасы Калморзаның Иркәнәш һәм Мензелинские зори” агрофирмасының Иске Мунча басуында узды. Аларга район башлыгы Айдар Салахов 5әр мең сум күләмендә премия һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
-Сез-чын хезмәт кешеләре, кырыгызда сугышчан ярдәмчеләрегез булырга тиеш, сезон вакытында акча эшләп калырга тырышыгыз, уракта геройлар,-диде район башлыгы, аларның кулларын кысып.
Шундый бердәм булып, көч туплап, ашлыкны вакытында җыеп алуыбызга ышанамын.
-Уракта вакытның кадерен белеп эшлибез, уңыш болай яхшы. Басуларга карыйсың да күңел сөенә, эш тә яхшы бара. Иртән иртүк торабыз һәм төнгә кадәр эшлибез,- ди комбайнчы егетләр. Премия өчен бик зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев