Минзәлә районында кышкы ягулык сезонына әзерлек турында киңәшмә булды
Районыбыз җирлегендә 169 берәмлек күп фатирлы йортлар бар, алар тулысынча әзер, дияргә була. Шуның 140 ына әзерлек паспорты бирелгән.
(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")
Район администрациясенең актлар залында 2021 2022 елгы ягулык сезонына әзерлек буенча киңәшмә булып узды. Кыш бавыры озын, диләр, аңа бүгеннән үк ныклап хәзерләнү зарури. Киңәшмә эшендә социаль-культура, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, аларның хуҗалык эшчәнлеге буенча урынбасарлары катнашты. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев алып барды.
Район җирлегендә эшләп килүче социаль, медицина, культура, мәгариф учреҗдениеләре дә тулысынча әзерлек дәрәҗәсендә. Районның сәламәтлек саклау өлкәсендә 46 объект бар. Культура объектлары буенча ике клубта җылылык юк. Район җирлегендә эшләүче 133 казанның әзерлек дәрәҗәсе 73 процент. Гомумән алганда казаннар техник яктан әзер.
Камил Нәҗмиев:
-Ягулык сезонына әзерләнү генә түгел Әтрәкле авылында төзелгән яңа ФАП территориясендә төзекләндерәсе бар, монда берничә машина кара балчык салу зарури.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев