Минзәлә районында печән һәм сенаж әзерләү дәвам итә
Барлыгы 5694 гектар күпьеллык үләннәр чабылган. Район буенча барысы 31800 тонна сенаж салынды.
Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”
Барлыгы район буенча 2518 тонна печән хәзерләнеп төргәкләргә төрелгән, бу планлаштырылганның дүрттән бере дигән сүз. Шәхси хуҗалыклар һәм КФХлар барысы бергә 1961 тонна печән хәзерләгәннәр. Бүгенге көндә район буенча бер баш шартлы терлеккә 10,1 центнер күләмендә терлек азыгы хәзерләнгән. Республика буенча бер баш шартлы терлеккә 7,5 центнер тәшкил итә. Хуҗалыклар алдында аяз көннәрнең кадерен белеп терлекләрне ашату өчен ике-өч еллык запас әзерләү бурычы тора.
Барысы 38285 гектар үсемлекләр тамырдан тукландырылган. Авыруларга- 61290 гектар, чүп үләннәренә каршы -61068 гектар, корткычларга каршы17755 гектар чәчүлекләр эшкәртелгән. Үсемлекләрне яфрак аша тукландыру дәвам итә, барысы -71223 гектарда бөртеклек-кузаклы культуралар һәм 17 мең гектардан артык техник культуралар тукландырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев