Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында туңга сөрү 68 процентка башкарылды

Район буенча 62100 гектар мәйданда туңга сөрү эшләре башкарылырга тиеш булса, шуның 41900 гектары эшкәртелгән, бу планга карата 68 процент дигән сүз.

Туңга сөрелгән җирләрнең 25000 гектары  тирәнтен эшкәртелде. Җир эшкәртүдә “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләренә тиңнәр юк, алар туңга сөрү эшләрен тәмамлап сөрелгән җирләрне культивацияләп тигезли башладылар. Җирләрне тигезләү киләсе елда зур чәчкечләр белән чәчү өчен кирәк.    Бу агрофирма игенчеләре киләсе ел уңышы өчен 4 мең гектар басуга 51 мең тонна ферментлаштырылган тавык тизәге керттеләр. Алар тагы бер мең гектар мәйданга шулай ук тавык тизәге кертергә җыеналар. Җир эшкәртү буенча “Органик групп” ҖЧҖгә караган хуҗалыкларда эшләүче механизаторларга атна саен көнлек нормасын  үтәгәннәргә хезмәт хакы бирү дә каралган.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев