Минзәлә районында язгы кыр эшләре
Язгы кыр эшләрендә “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре әйдәп баралар. Аларда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны өстәмә тукландыру, тырмалау төгәлләнде, дым каплату 90,5 процентта башкарылды. Бу хуҗалык кичә-100 гектар арпа һәм 50 гектар борчак чәчәргә дә өлгерде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә районыбыз хуҗалыкларында көзге культуралар-8700, күпьеллык үләннәр-6700 гектарда өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр-6200, күпьеллык үләннәр-7300 гектарда тырмаланган, дым каплату 27200 гектарда башкарылган. Язгы чәчү өчен орлыкның 3100 тоннасы инкрустацияләнгән. “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 500 гектарда гәрчич чәчтеләр. Шулай ук "Заиковский" хуҗалыгы механизаторлары көнне-төнгә ялгап эшләп күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамладылар, көзге культураларны өстәмә тукландыруны-67, күпьеллык үләннәрне тырмалауны-91,2, көзге культураларны тырмалауны 66,7 процентта, дым каплатуны 28,7 процентка башкардылар. Әле яңа гына оешкан “Мөслим-Август” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе механизаторлары көзге культураларны 1035 гектарда өстәмә тукландырдылар, көзге культуралар тырмалауны 515 гектарда башкардылар, 5455 гектарда дым каплаттылар. Бүген иң мөһим мәсьәлә-кыска вакыт эчендә чәчүлекләрдә дым каплатуны тиз арада төгәлләү бурычы тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев