Минзәлә районыннан 10 ветеран 10ар мең сум күләмендә акча алачак
Көн темасы

Минзәлә районыннан 10 ветеран 10ар мең сум күләмендә акча алачак

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан районыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары бер тапкыр 10 мең сум акча түләнәчәк. Әлеге дәүләт ярдәме пенсиягә кушылып киләчәк, аны апрель аенда ук түли башлаячаклар.

Ел саен бер тапкыр бирелә торган түләүне районыбызда 10 ветеран алачак. Аның икесе Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм тагы сигезе аларга тиңләштерелгән. Бу акчаны алу өчен аерым гариза язарга кирәкми.  


Нет комментариев