Минзәлә театры - Иске Иркәнәш сәхнәсендә!
Авыл халкы өчен күптән зарыгып көткән очрашу булды бу.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары Иске Иркәнәш клубы сәхнәсендә үзләренең "Кайнана" спектаклен тәкъдим иттеләр.
Берьюлы Татарстанның ике халык артисткасы, легендар актрисалар Рәзилә Муллина (күрше Мөшегенеке булгач, үзенеке дип саный аны горурланып иркәнәшлеләр), Венера Нигъмәтуллина, яшь, әмма инде үзләрен күрсәтергә, танытырга өлгергән талантлар - бертуган Нәфис һәм Индира Гайфуллиннар, Диләрә Кәримуллина һәм бигрәк тә нәсел җепләре белән шушы җирлеккә - Кызыл Төбәк авылына караган Илназ Хисмәтуллин катнашкан һәркемгә аңлаешлы килен белән каенана мөнәсәбәтләрен сурәтләгән гыйбрәтле дә, кызыклы да комедияне яратып кабул итте тамашачылар.
Әйе, мондый очрашуларга бик сусады авыл халкы. Клуб мөдире Люция Фәйдрованың: "Без сезне киләчәктә дә әле көтеп калабыз" дигән сүзләре - формаль рәхмәт әйтү генә түгел. Рәзилә Муллина да: "Безнең сезгә премьер спектакльләр белән килгән чаклар хәтерегездәдер. Сәхнәгез дә уйнарга уңайлы", дип әле тагын бирегә спектакльләр белән килергә вәгъдә биргәч, бигрәк тә зур кәнагәтьлек хисе белән таралашты өйләргә авыл халкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев