Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә театры ярдәме белән ясалган Сабир Өметбаевның бюсты Олы Карилегә кайтарылды

Бюстны тантаналы рәвештә Минзәлә артистлары гастрольләр белән килгәч, агымдагы елның сентябрендә ачарга планлаштыралар.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә татар дәүләт драма театры ярдәме белән ясалган Сабир Өметбаевның бюсты аның туган авылына Олы Карилегә (Кама Тамагы районы) кайтарылды. Легендар авылдашы, шәһәребезнең театрына нигез салган Тукай премиясе лауреаты Сабир Өметбаев исемен мәңгеләштерү буенча зур хезмәт куючы Илсур әфәнде Кәримуллин (беренче фотода) “Минзәлә-информ” га түбәндәгеләрне сөйләде:

- Әлеге зур эшне башкарып чыгарга Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев булышты.  Алтын төскә буялып ясалган сынны ике улым 900 чакрым ара узып, авылыбызга кайтарып куйдылар. Аны мәдәният йортыбыздагы Сабир Өметбаевның музеена, Минзәлә театрына багышланган махсус экспозиция янәшәсенә урнаштырдык. Ә тантаналы ачылышны 17 сентябрь көнне, Минзәлә артистлары гастрольләр белән килгәч, районкүләм чара буларак үткәрергә планлаштырабыз. Әлеге эшнең Минзәлә театрының 85 нче сезонында башкарылып чыгарылуы да символик мәгънәгә ия.

Илсур Кәримуллин үзе Олы Кариле авылында мәктәптә 40 ел буена якын эшли, соңгы 13 елын директор буларак. Шул чорда мәктәпкә Сабир ага Өметбаев исемен мәктәпкә биреп булмасмы икән дигән уй килә. Моңа этәргеч Минзәләгә 2008 елда режиссерның 100 еллыгына район делегациясе составында килү була. Тик ул вакытта бу эш барып чыкмый. Мәктәптән пенсиягә киткәч, Илсур әфәндене мәдәният йортына җитәкче итеп билгелиләр. Һәм ул әлеге учреждениегә Сабир Өметбаев исемен кушуга ирешә. Халык театры да булдыралар. Сабир Өметбаев истәлегенә таш куюлары турында хәбәр иткән идек инде. Хәзер инде Минзәлә театры белән хезмәттәшллек нигезендә менә тагын да зуррак хыяллары тормышка ашты.

 Бүгенге көндә Илсур әфәнде инде лаеклы ялда – шулай да Кама Тамагы районы мәдәни һәм иҗтимагый торымышында актив роль уйнавын дәвам итә. Минзәлә театры тормышы турындагы хәбәрләрне дә зур кызыксыну белән күзәтеп бара:

- Күптән түгел театрлар арасында Сабантуйда Минзәлә артисты Нәфис Гайфуллинның абсолют батыр калуын зур горурлык һәм шатлык хисе белән кабул иттем, ди ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев