Минзәлә терлекчеләре Югары Осланны узды, хәзер Кайбычны узасы бар
Март аенда сөт җитештерү ай башына караганда 6,6 тоннага артты.
Хәзер район хуҗалыклары көн саен 52000 килограмм сөт савалар. Быел өч айда узган елның шул чоры белән чагыштырганда тулаем сөт савып алу 16 тоннага күбрәк. Сөт җитештерү буенча Югары Ослан районы терлекчеләрен узып киттек, тиздән Кайбыч районы терлекчеләрен узасы калды. Март аенда сыерлардан сөт савып алуны арттыру буенча районыбыз терлекчеләре Актаныш районыннан гына калышып республикада икенче урынны биләделәр. . Бүгенге көндә район буенча уртача көнгә һәр сыердан 11,4 килограмм сөт савып алына. Районыбызның “Калморза” хуҗалыгында иң югары күрсәткеч, бу хуҗалык терлекчеләре һәр сыердан көнгә 25,7 килограмм сөт савып алалар. “Заиковский” ҖЧҖдә бер сыердан уртача 14,3 килограмм сөт җитештерәләр. Иң аз савым “Органик групп”ка караган Гөлек һәм Юртау фермаларныда, аларда бер сыердан уртача тәүлеккә нибары 6,8-6,9 килограмм сөт савып алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев