Минзәләдә ачык һавадагы шугалакта боз катыру башланды
Көн темасы

Минзәләдә ачык һавадагы шугалакта боз катыру башланды

"Юность" боз сарае хезмәтаәрләре Нефтьчеләр бистәсендәге спорт мәйданчыгына су сибә башладылар.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Биредә эшләүчеләр, былтыргы кимчелекләрне искә алганнар. Түбәнлекне бортлап куйганнар. Мәйданчыкка ике кат су сиптереп чыкканнар инде.
Хәмзә Гыйләҗетдинов, боз сарае директоры:
-Һава температурасы суык торса, бүгенге су катачак. Иртәгә тагын бер тапкыр сиптереп чыга алсак, саф һавадагы шугалакта берничә көннән рәхәтләнеп шуарга мөмкин булачак.


Нет комментариев