“Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” шәһәрдәшләргә һәм райондашларга эш эзләүдә ярдәм итә.
(13 октябрь, Минзәлә, Минзәлә-информ, Чулпан Шафикова). Район буенча вакантлы вазыйфалар исемлеген «Минзәлә-информ» корреспондентына мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Венера Гыйззәтуллина җиткерде: «Иң кирәкле – эшче һөнәрләр. Район үзәк хастаханәсенә табиблар, шәфкать туташлары кирәк. Шәһәрнең бер оешмасында хисапчының вакантлы вазифасы бар. Җыештыручы. Кече тәрбияче. СИЗОда режим һәм сак бүлеге инспекторы. Мәгариф бүлегенә методистлар җитми. Икмәк заводына пекарьлар. Авыл хуҗалыгы техникумына укытучылар һәм җыештыручы. «Мелиорация»ПМКда - инженер. «Минзәлә-сервис»ка - экскаватор машинисты һәм шоферлар. Картлар йортына хуҗалык мөдире һәм няня кирәк. "Минзәлә идарәче компаниясе" нә - ишегалларын җыештыручылар. "Коммуналь челтәрләр" слесарь эзли. Районыбызда ихтыяҗы аз булган һөнәрләр: юрист һәм нефть, газ юнәлешләре буенча белгечләр.»
Соңгы елларда репетиторларга сорау артты, әмма, алар, үзмәшгүль булып теркәлмичә, хезмәт күрсәтү буенча тәкъдимнәрен интернет челтәрләрдә урнаштыралар,
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре мәктәп укучылары, декретта булган әниләр һәм пенсия алды яшендәге кешеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче эшләр башкара. Шулай ук 2020 елда эшсезләр өчен «Маникюр» һәм «В категорияле машина йөртүчеләр» юнәлешләре буенча уку курслары узды.
Нет комментариев