Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Исемсез солдат Көненә багышланган митинг булды

Бөек Ватан сугышының җиңү белән тәмамлануын 76 ел рәттән билгеләп үтсәк тә, һәлак булган күпме солдатның исеме ачыкланып бетмәгән әле.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Сугыш кырларында башын салган исемсез солдатларның данын мәңгеләштерү уңаеннан 1967 елда Мәскәү Кремле янында мемориал булдырылды, Мәңгелек ут яна башлады. 1966 елның өченче декабрьдә, Мәскәү янындагы. сугышта һәлак булган билгесез солдатның җәсады Кремль янына күмелгән иде. Менә шул көннән башлап ел саен Билгесез солдатларны искә алу традициягә керде. Минзәләдә бу көнне Җиңү паркындагы һәйкәл янына уку йортлары укучылары, мәгариф һәм мәдәният сферасы хезмәткәрләре килде. Бер минут тынлык белән билгесез геройларны искә алды, аннан һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Митингта чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр урынбасары Нэля Бикеева сугышта һәлак булган солдатларның исемнәрен ачыклау юнәлешенд бик зур эшләр башкарылуын әйтте. Сугыш чоры ерагая барса да геройларны хәтердә тоту безнең изге бурыч диде.
Безнең район кешеләре дә сугыш булган территорияләрдә поисковиклар ярдәме белән табылган туганнары каберләренә барып баш ию мөмкинлегенә ия булдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев