Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә кадрлар яңару дәвам итә

2022 елда районның берничә авыл җирлеген эченә алган участокта полициянең яңа уполномоченные эшли башлады.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Полиция кече лейтенанты Андрей Кишев белән танышу авылларда үткән җыеннар барышында булды.
Юшады, Кадрәк, Иске һәм Яңа Маҗын, Николаевка, Наратлыкичү авыл җирлекләренә караган авылларда яшәүчеләр белән очрашулар, җинаятьчелеккә каршы профилактика белән ул шөгыльләнәчәк .Әлегә аңа сорау бирүчеләр булмады.Отчет ясаганда үз- үзен тотышы, сөйләме белән залда утыручылар арасында уңай фикер калдырды.
Андрей полициядә Кишевлар династиясен дәвам итүче булачак.
Участок бинасы Кадрәк авылында урнашкан.Бүгенге мобиль заманда утырып кына эшләп булмый.Әлеге авылларда яшәүчеләрнең яңа полиция хезмәткәренә хаҗәте төшсә, түбәндәге телефон белән шалтырата ала: 89997580603

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев