Минзәләдә кыр эшләре комплекслы бара
Көзге чәчү барысы 13700 гектарда башкарылды. Барлыгы 3400 гектар арыш, 10300 гектар көзге бодай чәчелде.
Барлыгы 18500 тонна салам төргәкләргә төрелде һәм аларны ферма яннарына ташу дәвам итә. Туфракны төп эшкәртү 33700 гектарда башкарылды. бу планлаштырылганның 55 проценты дигән сүз. Туфрак эшкәртү буенча “Мензелинские зори” агрофирмасы эшчәннәре сынатмый, алар атна азагына туңга сөрү эшләрен төгәлләргә уйлыйлар. Районыбыз хуҗалыклары 5600 тоннадан артык кукурузны силоска салдылар. Кукурузны силоска салуда “Органик групп-Чулман” агрофирмасы эшчәннәре яхшы эшли. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 20,5 центнер күләмендә азык хәзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев