Минзәләдә тагын листовкалар пәйда булды
Көн темасы

Минзәләдә тагын листовкалар пәйда булды

Ул кәгазьләрдә бүгенге көн өчен кирәкле булган хәбәр басылган.

(Минзәлә, Илдус Шаһиев, “Мензеля-информ”) “Веста” яшьләр үзәге волонтерлары һәм идарәче компания хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудыручы кайнар телефоннарның номерлары язылган ул кәгазьләргә.
- Безнең кызлар бик тә кирәкле эш башкаруларын аңлап эшлиләр. Күрсәтелгән телефоннар аша ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр барыбер безгә мөрәҗәгать итәләр һәм без аларга кирәкле продуктлар итер бирәбез ,- дип хәбәр итте безнең хәбәрчебезгә “Веста” җитәкчесе Гүзәл Юзманова.

Безнең белешмә

Кайнар телефоннар күрсәтелгән хәбәр район газетасы битләрендә басылды. “ТАТМЕДИА” АҖның “Мензеля-информ” филиалы чыгарган социаль челтәрләрдә чыкты.


Нет комментариев