Шәһәребезнең 1 урта мәктәп бинасының актлар залында урта мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфларында укучылар белән “Уңыш казануга юл” дигән очрашу булды.
Әлеге очрашуда “Татарстан-Яңа гасыр”республика иҗтимагый хәрәкәте Югары башкарма советы рәисе Алсу Тарханова, РФ прокуратурасының мактаулы хезмәткәре, юридик фәннәр кадидаты һәм запастагы юстиция полковнигы Владимир Хохлов, район аппараты җитәкчесе Эльвира Хабибуллина, район прокуроры Феликс Хафизов, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин, район хәрби комиссары Сергей Владимиров катнаштылар.
Әлеге чараны шәһәребезнең 1 урта мәктәбе директоры Ольга Ильина ачып җибәрде. Ул биредә катнашучыларны Владимир Хохловның тормыш юлы белән таныштырып, шәһәребезнең 1 урта мәктәбен 1974 елда төгәлләп, хәрби училище да укып, эшләп тагы Мәскәү юридик академиясендә белем алып тикшерүче, гарнизонның прокурор ярдәмчесеннән алып Калиниград, Балтыйк флотында хәрби прокурор ярдәмчесе булып карьерасын төгәлләвен ассызыклап үтте. Владимир Иванович кайнар нокталарда һәм Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашкан якташыбыз ул. Хәзерге вакытта ул Ульяновск дәүләт педагогия университетының юридик факультетында криминолог һәм хокук белгече кафедрасы мөдире булып эшли. Ул “Батырлык” ордены һәм бик күп кенә хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгән. Үзенең бай эш тәҗрибәсен студентларга, укытучыларга түкми-чәчми сөйләп, аңлатып бирә. Владимир Иванович түгәрәк өстәлдә үзенең хезмәт юлы белән таныштырды, мәктәп укучыларына яхшы укырга, фәннәрне яратырга, спорт белән даими шөгыльләнергә, куйган максатыңа ирешергә кирәк дип тәкрарлады. Соңыннан мәктәп укучыларының төрле сорауларына җавап бирде. Алсу Тарханова укучыларны “Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең эшчәнлеге, нәрсә белән шөгыльләнүе белән таныштырды. Владимир Иванович 1 урта мәктәп директоры Ольга Ильинага пистолет, Алсу Тарханова “Татарстанда җир хартиясе” дигән китап бүләк итте. Ә Сергей Владимиров очрашу истәлеге итеп Владимир Хохлов һәм Алсу Тархановага Минзәлә шәһәре сүрәте төшерелгән сәгать, Ольга Илина аларга “Татмедиа” АҖ Минзәлә информның истәлекле кружкасын тапшырды.
Нет комментариев