Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә язгы ярминкә гөрдәде

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе зур социаль әһәмияткә ия.

 

(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ"). 

Шәһәр халкы өчен киң ассортиментта продукция китерелде. Болар районыбызның төрле авылларыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, 1,5 литрлы шешәләргә тутырылган сөт, сыр, май, каймак, йомырка, бал, он, ярма һәм башка фермер продукцияләре һәм алар барысы да уртача ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк бәяләрдән  сатылды.  Гадәттәгечә ярминкәгә барлык авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре, фермерлар һәм ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Товарларның киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.

Халык сыер, сарык һәм кош итләрен бик яратып алды. ПК “Минзәлә”нең  шикәр комына,карабодайга, икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре, эшмәкәрләр алып килгән сөт продукцияләренә дә сорау зур булды. Әйтергә кирәк шикәр сатыла торган җирдә халык күп булды.  Шикәр комын  бер тонна алып чыккканнар һәм ул килосы 60 сумнан бер сәгать эчендә сатылып та бетте. Ярминкәдә йорт җиһазларының төрлесен “Футука Кидс” фирмасы алып чыккан һәм алар ташламалы бәяләрдән сатылды.   

Шулай ук “Заиковский” хуҗалыгы , Загиев” КФХсы , Юртаудан Ирек Хамматов  алып килгән иткә дә сорау зур булды. “Клешевников” КФХсы 5 тонна бодай,5 тонна фураҗ һәм 250 килограмм борчак алып килгән. Минзәләдән Илгиз Сахапов үз хуҗалыгында үстерелгән тере куяннарда алып чыккан иде. Калтактан Владимир Абдулгараев сыерчык оясына чаклы ясап алып килгән.  Минзәләнең балык участогы да  тоннага якын төрле балык алып чыккан, һәрвакыттагыча балыкка да сорау зур булды. Әнә Чаллыдан килгән Дамир Сахапов балыкны үзенә генә алмаган Мөслимгә туганнарына кунакка бара, алар өчен дә ул 10 килодан артык балык сатып алды. Урыс авыл җирлегеннән “Мухаметзянов” КФХсы тере килеш ак амур, карп һәм сазан балыкларының килосын 220 сумга сатты.  Минзәләдән Рафаэль Мәснәбиев каен, имән, юкә мунча миннекләре белән сәүдә итте һәм 30 пар миннекне тиз арада сатты. Җәмәк авылыннан Ринас Вәлиев, Калморзадан Рафак Габдрахманов урманда һәм карабодай балы белән сәүдә иттеләр. Яңа Маҗыннан  Вера Колбина тавык йомыркаларының дистәсен 80 сумнан тиз арада сатып бетерде, ул шулай ук дуңгыз салосы да алып килгән.   

-Оештыручыларга бик зур рәхмәт, ассортиментта зур, бәяләр дә чамалы, сатучыларда ачык йөзле. Мин итне һәрвакыт Ирек Хамматовтан аламын, бу юлы да 15 кило тана ите алдым. Без-Минзәләлеләр өчен чын бәйрәм инде,-дип рәхмәтләрен җиткерде пенсионер Фирдәвис Хикматуллин . Ярминкәдә сәүдә рәтләре белән иртәннән район башлыгы Айдар Салахов һәм район җитәкчелеге дә танышып чыкты, алар ассортимент, сатучылар,халык фикере белән кызыксындылар.

Тик менә шәһәр халкы ярминкәдән капчыклап алырга бәрәңге эзләде, ул юк иде. Шәһәр халкының бәрәңгегә ихтыяҗы зур икәнен күрдем. Әнә Фәрит Гыйлемов бәрәңге булса ике капчык алырмын дип ярминкәгә улы белән чыккан.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе зур социаль әһәмияткә ия. Март башында кайбер төр продукциягә бәяләр артуга да карамастан, биредә бәяләр ваклап сатудагы уртача бәяләрдән кимрәк булып кала.

Ярминкәдә күпләп капчыклап ашлык,суган, товар сатып алучыларны Раушан Садыков “Лада Ларгус” автомашинасында өйләренә чаклы илтеп бирде һәм ул бушлай хезмәт күрсәтте.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X