Минзәләдәге Ленин исемендәге паркта өмә үтте
Көн темасы

Минзәләдәге Ленин исемендәге паркта өмә үтте

Шәһәребездә узган ел В.И.Ленин исемендәге паркның беренче чираты төзекләндерелгән иде.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Быел «Торак һәм шәһәр тирәлеге»  милли проект нигезендә, региональ проект кысаларында әлеге паркны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шул уңайдан паркны чистарту буенча атна саен өмәләр уза. Анда шәһәребезнең оешма-предприятиеләреннән 45 кеше катнашты. Парктагы киселгән агач ботакларын «КамАЗ» автомашиналарына төяп озаттылар. Барысы парктан дистәдән артык машинада агач ботаклары чыгарылды.  Паркны чистарту көзгә кадәр дәвам итәчәк.


Нет комментариев