Бүгенге көндә минзәләлеләрнең күбесе бакча эшләре белән мәшгуль.
(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")
Дым булганда кишер утыртып калырга ашыктылар, суган утыртучы бакчачылар да бар. Хәзер бәрәңге орлыгын утыртуөчен әзерлиләр.
Равил Сәйфиев(район авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек идарәсенең игенчелек буенча начальнигы):
-Чәчүлек орлыгын утыртканчы 10-12 көн алдан бәрәңге орлыгын көндез кояшта чыгарып тоту зарури. Болай эшләгәндә базда салкында сакланган бәрәңгенең “бүлбеләре” уяна. Шул рәвешле бәрәңге тишелергә сәләтлеме икәнен алдан беләбез, аннары бүлбеләр чыгарган бәрәңге тиз тишелеп чыга. Чәчүлек орлыкны кояшта тоту бәрәңге орлыгында булган инфекцияләрне бетерергә ярдәм итә.
Нет комментариев