Минзәлә әфганчылары Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгын иң беренчеләрдән булып билгеләп уздылар.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)
Шул уңайдан алар 22 июнь көнне-Кайгы һәм хәтер көнендә иртән-иртүк Бөек Ватагн сугышында һәлак булганнар истәлеге монументына һәм чик гаскәрләре истәлегенә куелган мемориальгә чәчәкләр салдылар. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Сугыш башлануның һәр еллыгы- фронтта, концлагерьларда, оккупацияләнгән территорияләрдә һәлак булучыларны искә алу һәм кайгы көне, диделәр әфганчылар.
Нет комментариев