Минзәләнең яшь гражданнары паспортлы булдылар
“Ялкын” яшьләр үзәгендә 14 яше тулган район мәктәпләрендә белем алучы балаларга тантаналы рәвештә паспорт тапшырдылар.
Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ"
Районыбызда тантаналы шартларда тапшыру традициясе шактый озак еллар яши. Паспорт –шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Ул үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирә башлый. Ә безнең балаларыбызны тәүфыйклы, тәртипле, уңган-булган итеп күрәсебез килә. Алар әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәсеннәр иде. Алар илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр. Бу хакта паспорт тапшыру тантанасында чыгыш ясаучылар әйтеп киттеләр.
Әлеге тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, Россия эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча начальник урынбасары Сергей Титов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирлебүлеге башкарма сәркатибе Роза Салдаева катнаштылар балаларга тантаналы рәвештә паспорт, Россия Федерациясенең Конституциясентапшырдылар.Паспорт алгач яшүсмерләр ант та бирделәр.
Ата-аналар исеменнән Ләйсән Григорьева чыгыш ясады. Паспорт алу тантанасында катнашкан берничә балага мөрәҗәгать иттем.
Чулпан Шишкина(гимназия):
-Мин үземнең Россия Федерациясе граҗданины булуым белән бик нык горурланамын. Паспорт алу минем өчен зур вакыйга.
Гаяз Нуриев(1 нче урта мәктәп):
- Бу көнне түземсезләнеп көттем, паспорталу үз-үземә ышанычны тагын да арттыра, шул ук вакытта җаваплылык та өсти.
Кулларына паспорт алган яшүсмерләр бу көнне зурлар кебек бер-берсе белән аралашты, фикерләште, бергәләп истәлеккә фотога да төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев