Минзәлә игенчеләре экватор сызыгын уздылар
Көн темасы

Минзәлә игенчеләре экватор сызыгын уздылар

Быелгы язгы чәчүдә бөртекле һәм кузаклы культураларны 34726 гектарда чәчү планлаштырылган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 18300 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән, бу барлык сабан ашлык мәйданнарының 52,7 проценты дигән сүз.  Район буенча арпа-9800(70,7 процент), борчак-800(36,3 процент),солы-500(100процент),сабан бодае 7100(43,5 процент) гектарда  җир куенына иңдерелде.    Техник культуралардан рапс 1100 гектарда чәчелде. “Калморза” хуҗалыгы 1000 гектар рапс чәчеп, планны 98,8 процентка үтәде.  “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе  400 гектар, “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 3500 гектарда шикәр чөгендере, Туган як” агрофирмасы 700 , “Мөслим –Август” агрофирмасының Минзәлә бүлекчәсе  221 гектарда көнбагыш чәчте.   


Нет комментариев