Мөкминовлар ике бишле бәйрәмен билгеләп үттеләр
Көн темасы

Мөкминовлар ике бишле бәйрәмен билгеләп үттеләр

Бүген шәһәребездә яшәүче Миңненур һәм Мөхәммәт Мөкминовлар үзләренең бергә тормыш корып җибәрүләренә 55 ел тулу юбилеен билгеләп үттеләр.

Аларны әлеге бәйрәм белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм район граҗданлык хәле актларын теркәү бүлеге битәкчесе Анна Куприянова килделәр. 

Алар 1964 елның 16 маенда  яшь парлар бер-берсе белән танышып кавышканнар, гаилә корганнар. Мөкминовлар озак еллар дәвамында шәһәребездә бер-берсенә таяныч булып яшәгән тырыш, булдыклы, үрнәк гаиләләрнең берсе.   

Аларны Нэля Бикеева һәм Анна Куприянова котладылар, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ак ромашка чәчәкләре, кыйммәтле бүләкләр  тапшырдылар.   


Нет комментариев