Мәрзия Галимова: "Хәзер мин атна буена азык-төлек белән тәэмин ителгән"
Минзәлә шәһәренең "Веста" яшьләр үзәге хезмәткәрләре кайнар линия буенча килгән гаризаларны башкара.
Үзизоляциядәге гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен кайнар линиягә чираттагы мөрәҗәгать Минзәләдә яшәүче иң өлкән кешеләрнең берсе Марзия Галимовадан керде.
Волонтерлар сыйфатында аның янына Минзәлә шәһәренең "Веста" яшьләр үзәге хезмәткәрләре килде. Волонтерлар азык-төлек алып килеп кенә калмыйча, әбинең ишегалдында утын да өеп куйдылар.
- Балакайларга бик зур рәхмәт. Хәзер, алар ярдәмендә мин атна буена азык - төлек белән тәэмин ителдем, - дип билгеләп үтте Мәрзия Галимова.
Безнең өстәмә
Волонтерларга Минзәлә районында 3-14-52, 3-12-43 телефоннары аша шалтыратырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев