Район мәдәният сарае һәм ветераннар ярминкәгә килүчеләр өчен концерт хәзерләгәннәр
(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ").
Районыбызның үзәгендә үткәрелә торган көзге муллык ярминкәсе -авыл кешесенә шәхси хуҗалыгында җитештерелгән итен, сөтен, балын, бакчасында үстергән яшелчәсен сату, ә шәһәр халкына арзанрак бәягә сатып алу өчен менә дигән чара. Район башлыгы Айдар Салахов Халыкара Өлкәннәр көне алдыннан авыл халкының күп итеп җитештергән продукцияләрен ярминкәдә сатуны оештыру инициативасы белән чыкты. Бу ярминкәдә дә сыер итен-480-500, сарык итен-480 сумнан саттылар. Ә иң очсыз ит белән “Калморза” хуҗалыгы сәүдә итте, бу хуҗалык итнең килосын 460 сумнан гына сатты. Яңа Маҗын авылыннан Иван Колбин борчакның килосын шулай ук 20 сум белән генә сәүдә итте. Балык участогы 700 кило балык алып чыккан, ул да тиз арада сатылып бетте. “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы бодай, арпа белән сәүдә итте. Рафаэль Мәснәбиев миннекнең 5 төрен алып чыккан, хәтта пихта миннеге дә бар иде. Гомумән бу ярминкәдән халык кышка шактый азык запасы, хайванына, кош-кортына ашлыгын, катнаш азыгын туплагандыр. Ярминкәне район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков карап йөрделәр, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Марат Кәримов район мәдәният сарае каршында ярминкәгә килгән өлкәннәрне, шәһәр халкын Халыкара өлкәннән көне белән тәбрикләде,быел районыбыз игенчеләре мул уңыш җыеп алдылар, ярминкә сезнең өчен үтекәрелә дип ассызыклады. Район мәдәният сарае һәм ветераннар ярминкәгә килүчеләр өчен концерт хәзерләгәннәр, килгән халык аларны яратып карады.
Ярминкәдә бәяләр халыкны кызыктырырлык булды, өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдә бәяләр 10 процентка очсызрак иде. Мәсәлән “Муллахметов” КФХсы 4 процент майлылыктагы сөтнең литрын 60 сумга, “Дәүләтов” КФХсы 20 тонна бәрәңге, 8 тонна суган алып килгән. Бәрәңгене 18, суганны 20 сумга сатты. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе киштәләрдән сыгылып торды.
Юрий Исламов:
-Мин үзем шәһәрдә үткән бер ярминкәне дә калдырмыйм. Әле менә Калморза хуҗалыгыннан зур бер бот, ягъни 25 мең сумлык ит сатып алдым.
Энҗе Сабирова:
-Бу ярминкә Халыкара Өлкәннәр көненә багышлап үткәрелә, ярминкәдә ни телисең шул бар, Аллага шөкер. Менә мин 460 сумнат ит сатып алдым. Мондый бәяләр Өлкәннәр көненә зур бүләк дияр идем.
Николай Иванов:
Ярминкәгә мин иртән иртүк җиде тулганчы чыгамын, ул чакта сайлау мөмкинлеге дә була, халык күпләп җыелганчы үземә кирәкле продукцияне алып машинама чыгарып куямын. Мондый ярминкә оештырганнары өчен район һәм шәһәр җитәкчелегенә мин рәхмәтлемен.
Нет комментариев