Шәһәребезнең үзәк паркын реконтрукцияләү 2015 елда башкарылган иде.
Шул вакыттан бирле парктагы яктырткычларның электр линияләре тузды. Линияләрне алыштыруда подрядчы булып «Энергия» ҖЧҖ эшчеләре хезмәт куялар. Алар парктагы яктырткычларның линияләрен яңарту өчен 40-50 сантиметр тирәнлектә канаулар казып чыктылар.

Шул канауларга электр чыбыкларын яшермәле гофрларга электр кабеле линиясен сузуда 5 кеше хезмәт куя. Алар барлыгы паркта 1300 метр озынлыкта электр линияләрен суздылар. Ә паркның үзәк өлешендә электр линияләрен сузу өчен «Монолит» ҖЧҖ эшчеләре җир астыннан бораулау җайланмасы белән район мәдәният сарае артыннан үзәк өлешкә кадәр 50 метр озынлыкта, диаметры 110 миллиметр, үзәк өлештән паркка керү юлына кадәр озынлыгы 60 метр һәм 50 миллиметрлы пластмасс торбалар суздылар. Шул торбалар эченә кабельләр сузылачак. Караңгы кичләрдә парктагы яктырткычлар гел балкып янып торачак.

Нет комментариев