Реклама
Көн темасы
Район башлыгы премиясе тапшырылды
Районыбызда 2023 елгы урак батырларын бүләкләү дәвам итә.
(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны эшкә дәртләндерү, рухландыру максатында һәм аларга тагын да югарырак уңышларга ирешүдә дәрт өстәү өчен Минзәлә районында кызыксындыру чаралары кулланыла. Районыбызда хезмәт кешесен данлый беләләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков «Зиннуров» КФХсының люцерна басуында хуҗалык комбайнчысы Галимҗан Гыйльметдиновка район башлыгының премиясен тапшырды. Ул кыр хезмәтчәненә җылы теләкләрен җиткерде.
-Сез районда иң өлкән комбайнчы, 70 не куып барасыз, шулай булса да әле егетләрчә җиң сызганып эшлисез. Районда игеннәрне урып-җыю төгәлләнде. Районда быелгы уракта район башлыгының Рәхмәт хатын 49 комбайнчы алды, — дип мөрәҗәгать итте иң өлкән комбайнчыга 5 мең сумлык премия тапшырганда Илфар Халиков.
Бүген Иске Маҗын авылында булып «Клещевников» КФХсы җитәкчесе Андрей Клещевниковка да район башлыгы премиясен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев