Районыбыз терлекчеләре 45093 килограмм сөт җитештерделәр
“Заиковский” ҖЧҖ терлекчеләре һәр сыердан уртача 33,1 килограмм сөт савып ала.
Районыбыз терлекчеләре 22 июнь көнне барсы 45093 килограмм сөт җитештерделәр, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1346 килограммга артык, ягъни үсеш 103 процент дәрәҗәсе. Бер сыердан уртача савым буенча “Заиковский” ҖЧҖ терлекчеләре алда бара, аларда һәр сыердан уртача 33,1 килограмм сөт савып алына һәм сөтнең товарлылыгы да 99,5 процент тәшкил итә.
Кайсы хуҗалык күпме сөт җитештерә?
Беренче графа - хуҗалыклар исеме, икенче - хуҗалыкта 22 июньдә җитештерелгән сөт(килограммнарда), өченче - узган елның шул чоры белән чагыштырганда артык яки ким(килограммнарда), дүртенче – бер сыердан савылган сөт(килограммнарда).
Заиковский 13257 -392 33,1
Кама беконы 16560 1528 30,6
Калморза 7354 -2 28,3
Ильнур”КФХ 3122 -106 23,1
Ярдәмче хуҗалыклар һәм КФХлар 4800 0 18
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев